"Игелекле дулкын-2019" фестивалендә, Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Игелекле дулкын-2019» фестивалендә катнашу.

2019 елның 29 сентябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тәрбиячесе, социаль хезмәт алучы гаиләләр балалары белән «Игелекле дулкын-2019» Бөтенрәсәй мәдәни-хәйрия фестивалендә ярымфиналга чыгып, бүләкләү тантанасына, Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырылдылар. Фестивальнең ярымфиналында әйбәт чыгыш ясаган өчен кызларга истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, фестивальдә катнашырга дип спонсор ярдәм күрсәткән өчен, район башлыгы Козлов Вячеслав Михаил улына, һәм “Яңа Чишмә районының социаль-икътисад үсеше” хәйрия фондына олы рәхмәтен белдерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International