2019 елның 27 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе бүлекчәсе тәрбиячеләре “Урманда куркынычсызлык чаралары” дигән интеллектуаль уен Могҗизалар кыры үткәрделәр.
Уенның максаты булып балаларның табигатькә куркынычсызлык белемнәрен формалаштыру, танып – белү активлыгын, зирәклеген, кызыксынучанлыгын үстерү.
Уеннның башында В.Сухомлинскийның хикәясен тыңладылар һәм сорауларга җавап таптылар.
“Могҗизалар кыры” бик җанлы рәвештә һәм кызыклы үтте. Уенның җиңүчеләре баллы призлар алдылар.
Уенда барлыгы 18 бала катнашты.