Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова Мәдинә Хаҗарова, һәм психолог Чулпан Галләмова, “Дартс” уены буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш үткәрделәр.
Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләрне
өлкәннәр көне белән котлау.
Өлкәннәр көнендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Картлар йортында яшәүче олыларга акыллылык, тәҗрибә, ныклык өчен рәхмәт белдереп хәйрия акциясе уңаеннан аларга бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәттеләр.
«Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 01.10.2019 елда кешеләрне эвакуацияләү буенча коллективның бердәм булуын тикшерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан администрация гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәли эш алып баруны тикшерде. Аерым игътибар янгынга каршы әзерлеккә һәм теракт янаганда үз-үзеңне тотышка бирелде. Коллектив, ата – аналар (38 кеше) 29 кешедән торган инвалид балаларны тиз һәм оператив рәвештә «эвакуацияләделәр». Укулар уңышлы үтте. хырда үзәк директоры вазифаларын башкаручы И.Р. Миникаев йомгак ясап, үткәрелгән чарага яхшы бәя бирде.
Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү дәресе үткәрелде.
Казанның «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Олимп» балалар иҗаты үзәге белгечләре булып киткән. Декоратив алъяпкычлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу чара кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итте. Чара хуҗалык-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. Мастер-класста оештырылган эшләр Әбиләргә өлкәннәр көне уңаеннан менә дигән бүләк булачак. Һәр эшләнмә аерым тырышлык белән булдырылган, алъяпкычлар тасмалар һәм аппликацияләр белән бизәлгән.
Үзәкнең һәр тәрбияләнүчесе башкарылган эштән зур канәгатьләнү алды һәм үзен чын мастер итеп тойды. Әниләр дә читтә калмады. Әниләр актив ярдәм иттеләр һәм үз балаларына гадәти булмаган идеяләр әйттеләр.
Чара «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
20 сентябрь 2019ел. Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы мәдәният йортына "Нохчо" Чечен Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына барачаклар.
12 сентябрь 2019ел. Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Актаныш район үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркынада “Терроризм, экстремизмга юл юк!” исеме белән тематик чара үтәчәк.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр поселок урамына чыктылар һәм «Кешеләргә шатлык бүләк ит» дигән акция уздырдылар.
2019 нчы елның 27 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе “Шәфкать” үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар белән психолог Зыятдинова Р.Т. бию терапиясе үткәрде. Беренче чиратта сынны, артык авырлык, хроник талчыгу синдромы, йокы белән тынгысызлык булган кешеләргә күрсәтелде. Бию терапиясе-өлкән кешенең хәлен яхшырту, стресстан котылу, яхшы кәеф һәм тормыш тонусы алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Кәгазь пластикасы - ул кәгазь битен җанландыру сәнгате , аннан санаулы минутлар эчендә чәчәкләр , кошлар , хайваннар үрнәкләре ясап була . Кәгазь - ул бик уңайлы материал .
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема : "Керпе (төсле кәгазь белән төрү)». Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул маторикасын яхшырту, кәефне яхшырту , хәтер һәм кузаллауны үстерү.