Безнең приютта балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә-киңәшмә узды. Әңгәмәне тәрбияче Гильфанова М.Т. үткәрде. Максат-Балаларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшчәнлеген активлаштыру. Тәрбияче үсеп килүче буынга нинди урында һәм ничек юл аркылы чыгарга, светофорның кайсы сигналына юл аркылы чыгарга кирәклеген искә төшерде. Яшүсмерләр белән гадәттән тыш юл ситуацияләрендә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең хаталары күрсәтелде