Терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен «Иң беренче чиратта куркынычсызлык» дигән темага методик сәгать үткәрде.
Очрашу башында методист катнашучыларга экстремизм һәм терроризмның кешелек XXI гасырга кергән вакытта иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелүе турында сөйләде. Шуңа күрә Россия Федерациясендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору проблемасы – дәүләт дәрәҗәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Соңыннан хезмәткәрләргә террорчылык актлары янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предметны ачыклаганда гамәлләр тәртибе, шулай ук террорчылар басып алган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдщлщре турында искә төшерде. Шуннан соң балигъ булмаганнарның экстремистларны пропагандалау йогынтысына эләгү куркынычын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк кагыйдәлә турында әйтеп үтелде, чөнки нәкъ менә 14 яшьтән узган яшүсмерләр экстремизмны пропагандалау өчен «риск төркеме» булып тора. Шулай ук яшьләрне экстремистлык төркемнәренә ңәлеп итү алымнары һәм формалары турында видеоролик күрсәтелде. Катнашучыларга «Тимер богаудагы чәчәкләр» һәм «Упкын кырында»кебек фильмнар карарга тәкъдим итте.
Очрашу ахырында нәтиҗәя салды – теләсә кайсы очракта да игътибарлы һәм сак булырга кирәк.