Сәламәтлек
Бу машина бик уңайлы
“Демография” илкүләм милли проектының “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызны медицина учреждениеләренә алып килү өчен районга махсус автомобиль бирелгәнлеге турында хәбәр иткән идек инде.
2 сентябрьдән әлеге машина авыл халкын медицина учреждениеләренә алып килү эшен башлап җибәрде.
Иж-Бубый, Иж-Бәйки, Сарсак-Омга, Тирсә, Тәбәрле, Биектау авылларыннан 70тән артык райондашыбызны поликлиникага алып килү оештырылды инде. Автомобиль биш урынлы, шуның берсе коляскада хәрәкәтләнүчегә исәпләнгән. Ихтыяҗ булган очракта колясканы машинага үзәктән үк салып җибәрәбез. Якын авыллардан машина көненә ике-өч рейс ясый, ераграк авыллардан – берәрне, – ди “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина.
Сүз уңаеннан:махсус автомобиль әлеге үзәккә беркетелгән.
Махсус транспорт өлкәннәрне поликлиникага диспансерлаштыруга, медицина тикшеренүе узарга алып килә. Гомумән алганда, ул авыл җирендә яшәүче, 65 яшьтән узган өлкәннәрдә йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен медицина учреждениесенә скрининг (тикшерү) уздыруга алып килү өчен файдаланыла. Әлеге машина узарга тиешле ераклык буенча чикләүләр булганлыктан, амбулаторияләргә якын авылларда яшәүчеләрне автомобиль шунда китерә. Әйтик, Тәбәрле, Сарсак-Омга өлкәннәрен Тирсә амбулаториясенә алып килдек, – ди район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Анжелика Овчинникова. – Безнең районда 71 торак пунтта 65 яшьтән өлкәнрәк 3 меңнән артык кеше яши. Алар арасында авыр хәрәкәтләнүчеләр, инвалидлар, медицина учреждениеләренә бару өчен бөтенләй мөмкинлеге булмаганнар да бар. Иң беренче чиратта, без аларга ярдәм күрсәтәчәкбез.
Октябрь аенда әлеге автомобиль Тугызбуй зонасы авылларында яшәүче өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк. Аларны машина медицина тикшеренүе узу өчен Кадыбаш амбулаториясенә алып киләчәк.
