1 октябрьдә традиция буенча иң ягымлы һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Барлык өлкән буын кешеләренә бетмәс-төкәнмәс энергия, ышаныч, өмет һәм игелек телибез!
Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр көненә багышланган чаралар - котлау концертлары, махсус акцияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Быел өлкәннәр ункөнлеген “Акчәчәк” балалар бакчасы балалары ачып җибәрде. Кечкенә артистлар социаль хезмәт алучыларны үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр балаларның чыгышларыннан бик канәгать калдылар.