Бүген район мәдәният йортында ветераннар, өлкәннәр,район интеллигенциясе, оешма һәм предприятие хезмәткәрләреҗыелды.Өлкән яшьтәге гражданнарга консультация бирү өчен оешма җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе өлкән яшьтәге район гражданнарның кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырды.Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә учетта торган өлкәннәребездә алдан ук «Тылсымлы клубок» технологиясе белән берлектә әлеге конкурска актив әзерләнделәр.Җылы бәйләнгән бияләйләр һәм оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр бик телэп сатып алынды барлыгы 2300 сумга кул эшләре сатылды.
Соңыннан барсында концертка чакырдылар.Барлык чакырылган өлкәннәребез оештырылган чарадан канәгать калдылар.