Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт кабул итүчеләрне өлкәннәр көне белән котладылар.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт кабул итүчеләрне бәйрәмнәр белән котлау инде күп еллар дәвамында традициягә әйләнде.

2019 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнендә шәһәребезнең “Күкчәчәк” һәм “Салават күпере” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр үз тәрбиячеләре һәм бүлек белгечләре белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр янында булдылар, шигырьләр укыдылар, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.

Балаларның дулкынлануына карамастан, матур сүзләр әбиләребезнең күңелләрен кузгатты. Алар котлауларны рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр, балалар белән фотога төштеләр. Бу вакыйга һәр катнашучының хәтерендә калачак: өлкән яшьтәге кешеләр балалар күрсәткән игътибар турында искә алачак, ә балалар тагы да тырышып  киләсе бәйрәмнәргә әзерләнәчәк.

 Шулай ук бүлек белгечләре тарафыннан өлкәннәр көне декадасы кысаларында күп чаралар планлаштырылган. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүче  ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча акцияләр үткәрелә.

 Барлык пенсионерларга да нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрендә иминлек телисе килә. Өлкән буын кешеләренә игътибар бәйрәм көнендә генә түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычына әйләнсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International