Халыкара өлкәннәр көне

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

          Өлкәннәр көне уңаеннан Чүпрәле муниципаль районындагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары,  приютның элеккеге хезмәткәрләрен , социаль хезмәт ветераннарын, котлау открыткалары һәм шигырьләре белән  котларга бардылар.

          Ялгыз кешеләргә игътибар күрсәтү, Игелекнең бер өлешен бүләк итү кебек мөһим бәйрәмгә зур әһәмият бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International