«Учларны җылытабыз, җыерчыкларны чишәбез» "Тургай" приютында

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бәйрәмдә Тимурчылар отряды карамагындагылар, пенсионерлар, «Тургай» приютының элеккеге хезмәткәрләре, шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан килгән еш кына кунаклар да игътибардан читтә калмады. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты программасы белән чыгыш ясадылар һәм шулай ук үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук балалар өлкәннәр белән бергә «Җептән курчаклар» дигән уртак мастер-класста да катнаштылар.

Чара ахырында бергәләп чәй эчү оештырылды. Чәй табыны артында кунаклар үзләренең яшьлекләрен, хезмәт эшчәнлеген искә төшерделәр, кызыклы тормыш тарихларын сөйләделәр. Профсоюз комитеты шулай ук приютта эшләгән пенсионерларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Кунаклар оештырылган бәйрәм, сый-хөрмәт, бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International