Өлкән буынга тирән хөрмәт күрсәтеп, 1 октябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, бу бит әби-бабаларыбызга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү өчен менә дигән форсат.
1 октябрь көнне Җәлил интернат-йортына әлеге матур бәйрәм белән котларга Әлмәт шәһәреннән артистлар Исламов Илдар һәм «Болгар баянчылары»ансамбле җитәкчесе Сабиров Варис Биктимирович килделәр. Артистларның килүе интернатта яшәүчеләр өчен чын бәйрәм булды. Безнең социаль хезмәт алучылар концерттан бик канәгать калдылар. Бәйрәм бик җылы дустанә атмосферада үтте, өлкәннәр җырлады, биеде һәм бик күп уңай эмоцияләр алды. Артистлар, үз чиратында, халыкны бәйрәм белән котладылар, аларга нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләделәр.
Ялгыз яшәүче өлкәннәргә җылылык, игътибар, кайгыртучанлык һәм шатлык бүләк итү ничек шәп!