«Джунгли дәшә!»

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 27 сентябрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәге белгечләре Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл   2 нче участокның социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен «Джунгли дәшә!» дип аталган спорт ярышлары узды. Әлеге чара «Баулы – позитив пространство!» дигән караучысызлыкны, сукбайлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау атнасы кысаларында узды.».

          Әлеге чараның максаты:

1) сыйныф коллективын формалаштыруга ярдәм итәргә;

2) уртак эшчәнлектә актив ялга мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвеше тэрбиялэу;

3) командада эшләү күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерергә, ярышлада катнашучыларның хәрәкәт активлыгын үстерергә.

 Программа шактый бай эчтәлекле иде. Спорт бәйрәме командаларны сәламләү белән башланып китте. Спорт бәйрәменең төп өлеше-эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туп белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтен һәм күнекмәләрен күрсәтте: «чабышкы белән ярыш», «көнгерә», «капитаннар конкурсы», «иң төзек», «зирәклеккә конкурс», «змейка».  Барлык этаплар да киеренке көрәштә узды.  Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге егетләрне шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәге вакыйгаларны сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Барлык конкурсларда диярлек «Хищники» һәм «Травоядные» командалары тигез исәп белән узды, шулай да «Травоядные» командасы җиңү яулады. Барлык командалар да грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International