Наркотикларсыз тормыш

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

19-20 сентябрь көннәрендә, Республика ресурс үзәгендә «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә наркотикларга каршы эшчәнлек" дигән темага семинар узды.

«Асылташ» социаль приюты педагогы, Газизова Эльвира Рәхимзяновна балалар белән, семинарда алган белемнәре белән уртаклашты.

Яшүсмерләр, яшьләр арасында наркоманияне кисәтү алымнары турында мәгълүмат алдылар. Балаларга наркотик матдәләр куллану, саклау, тарату һәм сату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәрттеләр. Тыңлаганнан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

Тарату материалыннан файдаланып, А.Г. Жиляев һәм Т. И. Палачева методикасы буенча «Тан-батыр» татар халыкәкияте материалларына таянып, наркотизациянең тискәре картасын формалаштыру буенча тренинг үткәрелде.

Чара ахырында, балалар, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация җайланмаларын формалаштыруга юнәлдерелгән «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән рәсемнәр ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International