2 нче октябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм чарасында Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова катнашты. Җәлил бистәсе Рәфыйк Кәримов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Л.М. Гыйльметдинова, бистә ветераннар советы рәисе А. Г. Минһаҗева, интернат-йорт директоры М. М. Сәлахова котлау сүзләрен җиткерделәр. Картлар өчен бәйрәм өстәлләре, ә Җәлил бистәсенең мәдәният йорты иҗат коллективы чыгыш ясады. Очрашу җылы дустанә атмосферада узды һәм интернат-йортта яшәүчеләргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.