Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында “Өлкәннәр көне” уңаеннан өлкәннәрне бәйрәм белән котлау

2019 елның 1 октябре, сишәмбе
Өлкәннәр көне-ул өлкән буынга тагын бер кат җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Өлкәннәр көнен билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм-балаларда өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен кирәк. Һәр елның 1 нче октябрендә, Халыкара өлкәннәр көнендә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре белән берлектә, Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында хезмәт куеп, хэзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйлар. Барлыгы шундый өлкәннәребез 42. Алар районыбызның төрле авылларында яшиләр. Бүген дә котлаулар һәм бүләкләр һәркем өчен булды. Балалар тәрбиячеләр белән бергә Югары Утар авылында яшәүче өлкән буын вәкилләрен котларга бардылар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр һәм үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Өлкәннәргә нык сәламәтлек һәм озын гомер, кояшлы көннәрнең күбрәк булуын һәм яхшы кәеф теләделәр. Әбиләр һәм бабайлар рәхмәт сүзләре белән котлаулар кабул иттеләр, балалар белән бергә фотога төштеләр. Котлаулар җылы, иркен шартларда узды һәм балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Балалар өчен өлкән буын турында онытмаска, даими элемтәдә торырга тырышырга кирәк икәне тагын бер кат ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International