Мамадыш районы "Забота" үзәгендә " Игелек кәрҗине" акциясе.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә игелеклелек һәм хәйриячелеккә багышланган чарадан башланды. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе көнендә Үзәк хезмәткәрләре «Игелек кәрҗине» хәйрия акциясе оештырдылар. Бу көнне акциядә катнашырга теләүчеләр үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт продуктлары белән уртаклаша алдылар. Акция 200 килограммнан артык бәрәңге, 100 килограммнан артык кишер һәм чөгендер, 50 килограммга якын суган, ташкабак, алма җыйды. Шәһәр һәм район халкы җылы бәйләнгән әйберләр, бакалея продуктлары, бал һәм ит-сөт продуктлары китерделәр. Барлык китерелгән продуктлар һәм әйберләр өлкәннәргә һәм ялгыз мохтаҗ кешеләргә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International