ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 17 нче мәктәбе укучылары укытучылары Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рэхэт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Исаевлар гаиләсе йортын һәм Левашовлар фатирын җыештыру буенча чара уздырдылар.

Тукай  муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең олы яшьтәге кешеләренә бүләкләр тапшырдылар.

2019 елның  2 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре тарафыннан “Сәламәт булу ничек мөхим” дигән уен – викторина үткәрелде.

1 октябрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә тантаналы рәвештә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә безнең социаль хезмәт алучылар һәм тармак ветераннары катнашты. 

28 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә шәһәрнең барлык бюджет оешмалары да катнашты. Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре иң актив катнашучылар булды, алар узләре устергән яшелчәләрне, уз куллары белән җитештергән азык-төлекне алып килделәр.

1 октябрь көнне Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә «Замандаш» клубы әгъзалары өчен концерт оештырылды.

Өлкән буын бәйрәме-Өлкәннәр көне
1 октябрь-үзенчәлекле көн. Тортны батырып пешерергә, котлаулар әзерләргә һәм бәйрәмгә әби-бабайларны чакырырга мөмкин булган көн. Нәкъ менә бүген бөтен дөнья өлкәннәрне хөрмәтли.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел

Һәр көн яңа бәхет килсен

Моңаерга кирәк түгел

Шатлыгыгыз ешрак булсын,

Кайгылар урап үтсеннәр.

Еллар санын сизмәс өчен -Оныклар гөрләп үссеннәр!

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты " нда да ел саен бу матур бәйрәм билгеләп үтелә. Яшәүчеләребез өчен матур концерт программасы, бүләкләр, коллективтан, ТР районнарыннан килгән делегацияләрдән һәм туганнардан котлаулар оештырыла. Әмма иң мөһиме-игътибар.

Өлкәннәр көне белән тыл хезмәткәрләрен котлау.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, Петропавловка мәктәбе волонтерлары белән, социаль хезмәт алучы тыл хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.

2 октябрь көнне Тукай муниципаль районындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт булып узды.

      Интернат- йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән котлап ,Теләнче Тамак мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре чыгыш ясадылар.

      Социаль хезмәт алучыларны сәламләү сүзе белән интернат-йорт директоры Хөсәенова Лилия Таһир кызы мөрәҗәгать итте.

        Барлык концерт программасы якты һәм бераз моңсу төсләргә бай көзгә багышланган иде. Өлкән яшьне көзге тормыш белән чагыштырып була. Юкка гына бу бәйрәм нәкъ менә алтын көз чорында билгеләп үтелми инде. Артистлар  өлкәннәребезне үзләренең яхшы чыгышлары белән сөендерделәр. Концерттан социаль хезмәт алучылар яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар.

         Концерт программасын оештыручыларга,  катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез.

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова Халыкара өлкәннәр көне кысаларында «Талантлар дөньяны бизи» дигән темага өлкән буын социаль хезмәт алучыларның декоратив–гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International