Өлкәннәр көне белән тыл хезмәткәрләрен котлау, Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне белән тыл хезмәткәрләрен котлау.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, Петропавловка мәктәбе волонтерлары белән, социаль хезмәт алучы тыл хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар. Балалар нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык теләп үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар, шигырьләр сөйләделәр. Шул ук көнне тыл хезмәткәрләренә һәм өлкән яшьтәгеләргә бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтелде. Өлкәннәр көне һәрберебезгә котлаулардан тыш, олы яшьтәгеләргә түземлек, тынычлык, кайгыртучанлык өчен олы рәхмәт белдерергә чираттагы мөмкинлек тә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International