“Волонтерлар-өлкәннәргә”

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 17 нче мәктәбе укучылары укытучылары Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рэхэт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Исаевлар гаиләсе йортын һәм Левашовлар фатирын җыештыру буенча чара уздырдылар.

Исаевлар гаиләсендә ике өлкән кеше яши, икесе дә тыл хезмәтчәннәре һәм инвалидлыклары бар. Волонтерлар ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ ветераннарны сайладылар. Яшьләрнең һәм үсеп килүче буынның мондый чараларда катнашуы, аларда игелек, мәрхәмәтлек һәм социаль җаваплылык рухын тәрбияли. Волонтерларның ярдәме өй эшләрен башкаруда гына түгел, ә олылар белән чын күңелдән аралашуда да булды.

Ветераннар узләренә карата игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен яшьләргә бик рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International