«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт булу ничек мөхим” дигән уен – викторина үтте

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның  2 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре тарафыннан “Сәламәт булу ничек мөхим” дигән уен – викторина үткәрелде.

Викторинаның максаты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү, балаларның сәламәтлекнең нәрсә икәнлеге, сәламәт яшәү рәвешенең ни дәрәҗәдә яхшы булуы турында мәгълүмат белүләрен ачыклау.

Балалар командаларга бүленделәр “Елмаю” һәм “Витамин” командалары. Викторинаның девизы “Сәламәтлекне алып булмый – аны акыл бүләк итә” дигән әйтем иде. Уен сорау - җавап разминкасыннан башланды.

Аннан соң һәр команда безнең сәламәтлек өчен иң файдалы продуктларның исемнәре белән кроссворд алдылар.

Уен ахырында барысы бергә үз сәламәтлекләренең күләмен рус табибы И.М. Амосов методикасы ярдәмендә билгеләделәр.

Һәр бала сәламәтлек – һәр кеше тормышында  бәясез бәхет дигән нәтиҗә ясадылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International