28 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә шәһәрнең барлык бюджет оешмалары да катнашты. Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре иң актив катнашучылар булды, алар узләре устергән яшелчәләрне, уз куллары белән җитештергән азык-төлекне алып килделәр. Көзге муллыктан өстәлләр сыгылып торды: бәрәңге, кишер, кәбестә, суган, чөгендер, помидор, кабак, алма, төрле кышка әзерләнгән салатлар, кайнатмалар, сөт ризыклары һәм дә бал бар иде. Болар барсыда түбән хакка куелды. Өлкәннәрне бу бик куандырды, барда алар өчен оештырылды. Сәнгать коллективлары узләренең матур жырлары, биюләре белән ярминкәгә килучеләрнең кәефләрен кутәрделәр. Теләгән кешеләр кайнар чәй эчеп, тәм-том белән сыйландылар. Өлкән кешеләр ярминкә оештыручыларга узләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.