1 октябрь көнне Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә «Замандаш» клубы әгъзалары өчен концерт оештырылды. Бу клубка социаль хезмәтләр алучы өлкәннәребез бик теләп йөриләр, җәйге каникуллардан соң, аларның беренче очрашулары иде һэм алар шуның белән эшләрен башлап җибәрделәр. «Өмет» узәге коллективы исеменнән бу көнне өлкәннәребез бик күп матур, җылы сүзлэр кабул иттеләр. «Яхшылык яшьтән башлана» девизы астында эшләп килүче Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп волонтерлары, башлангыч һәм дә өлкән класс укучылары көче белән әзерләнгән концерт курсәттеләр. Өлкәннәребез рәхәтләнеп матур концерт карап, теләкләр тыңлап, артистлар белән бергә җырлап вакытның үткәнен дә сизмәделәр. Бәйрәм өстәле артында чәй эчеп, сөйләшеп, серләшеп үтеп тә китте. Барлык клуб әгъзалары уңай тәэсирләр белән өйләренә таралышты.