Игелек һәм хөрмәтләү көне

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә тантаналы рәвештә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә безнең социаль хезмәт алучылар һәм тармак ветераннары катнашты. Бәйрәм чарасын интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова өлкән буын кешеләре адресына җылы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Шулай ук изгелек көне уңаеннан Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова, интернат-йортның элеккеге директоры һәм тармак ветераны Галина Маланчева котлаулар һәм ихлас теләкләр җиткерде.

Һәм, әлбәттә, бәйрәм җыр-биюсез дә узмады. Культорганизатор Лилия Лукина һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе волонтерлары тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды.

Тармак ветераннары өчен бәйрәм табыны артында алар үзләренең яшьлекләрен һәм туган коллективларында эшләү елларын искә төшерделәр. Шулай ук барлык ветераннар да җитәкчелек һәм коллектив исеменнән бәйрәм уңаеннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International