ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

 

7 нче октябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен урманга экскурсия оештырылды. Көз-искиткеч һәм гаҗәеп ел фасылы! Тирә - якта саргайган һәм яртылаш коелган яфраклы агачлар, ә аяк астында зур келәм ята. Экскурсия бик ошады, табигатькә сокландык, хозурландык.

«Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексы» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм алучылар гаиләләреннән хезмәт реабилитацияләү максаты белән "А дан Я Я" түгәрәге эше кысаларында төркемле дәрес үткәрелде.

5 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында яшәүче, 2016 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы,  ялгыз торучы,  Әминә Котдус кызы Гомәрова  үзенең  80 яшен каршылады.

Аларны музей директоры Резеда Гарипова җылы каршы алды. Ул Әфган сугышында катнашучылар, биредә җыелган экспонатлар турында сөйләде.

"Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее Тукай районы әфганчылары ярдәме белән ачылган. Музейда 3 зал: "Гиндукуш", Хәрби дан залы һәм корал бүлмәсе эшли. Ә музей территориясендә "Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә"һәйкәл ачылган.

Әфганстанда 10 еллык сугыш тәмамлануга 20 елдан артык вакыт узган. Ул вакыттагы вакыйгалар төрлечә бәяләнә. Боерык бирүчеләр һәм аларны үтәүчеләр Әфган сугышына төрлечә карыйлар. Төрле карашлар булуга карамастан , бу вакыйганың мәгънәсе бер “сугыш” сүзе белән аңлатыла.

 

�ое и страшное слово - война.

2019 елның  8 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Матрешка” дигән мастер – класс үтте.

Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр декадасына багышланган «Йөрәктән йөрәккә» акциясе дәвам итә. Акция кысаларында  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә  исәптә торучы балалар узәк карамагында булган өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйлар. Бүген, 2019 елның 8 октябрендә, үзәк белгечләре һәм балигъ булмаган балалар тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Закирова Нурсиягә бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Ул озак вакытлар бердәнбер улы тәрбиясендә яшәгән.    Аның вафатыннан соң, Бадиковлар гаиләсе аны үз гаиләсенә кабул иткән. Матур шигырьләр язылган бәйрәм открыткасы бәйрәм сәбәпчесендә елмаю һәм ихлас күз яшьләре уятты. Нурсия апа кунаклар белән тормыш хатирәләрен яңартты.

       Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” хезмәткәрләре үз ветераннарын Өлкәннәр көненә багышланган чәй өстәле артына чакырдылар.

“Балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү” республика программасы кысаларында Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләре тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә чара уздырдылар.

Безнең үзәкнең социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасы дәвамында социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә булган ветераннарны тәбрикләп, иҗади конкурслар һәм концертлар оештырып, төрле бәйрәм чаралары үткәрделәр.

    

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова «Умыртка баганасы авыруын дәвалауда ФКД йогынтысы»  дигән мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International