“Балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү” республика программасы кысаларында Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләре тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә чара уздырдылар. “Кем ул бүгенге патриот?” дип исемләнгән чарада сәламәтлекләре чикләнгән 18 бала катнашты. Балалар экскурсоводны бик теләп тыңладылар, җирле экспонатлар белән кызыксынып таныштылар, «Татарстан Республикасы һәм Чирмешән муниципаль районы символлары» дигән викторинада сорауларга җаваплар таптылар.