Өлкәннәр декадасы кысаларында 08.10.2019 елда Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музеена экскурсиягә бардылар.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Аларны музей директоры Резеда Гарипова җылы каршы алды. Ул Әфган сугышында катнашучылар, биредә җыелган экспонатлар турында сөйләде.

"Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее Тукай районы әфганчылары ярдәме белән ачылган. Музейда 3 зал: "Гиндукуш", Хәрби дан залы һәм корал бүлмәсе эшли. Ә музей территориясендә "Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә"һәйкәл ачылган.

Әфганстанда 10 еллык сугыш тәмамлануга 20 елдан артык вакыт узган. Ул вакыттагы вакыйгалар төрлечә бәяләнә. Боерык бирүчеләр һәм аларны үтәүчеләр Әфган сугышына төрлечә карыйлар. Төрле карашлар булуга карамастан , бу вакыйганың мәгънәсе бер “сугыш” сүзе белән аңлатыла.

 

�ое и страшное слово - война.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International