2019 елның 8 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Матрешка” дигән мастер – класс үтте.
Шөгыльләнүнең максаты балаларның Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф- гадәтләре турында белемнәрен ныгыту, халык мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү. Төрле милләт кешеләренә карата эмоциональ ярдәмчелек һәм уңай кәеф тәрбияләү, кулларның вак моторикасын, күз карашын, иҗатын, мөстәкыйлҗлеген үстерү.
Дәреснең кереш өлешендә балалар Республикада нинди халыклар яшәвен искә төшерделәр, тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр, милли киемнәрдәге кешеләр рәсемнәре белән рәсемнәр карадылар.
Практик өлештә милли кием – сарафан, күлмәкне ничек бизәргә, аппликация белән шөгыльләнделәр, рус хатын –кызларның киемнәре турында “Сарафан белән күлмәк дуслаштылар” дигән әкият карадылар.
Дәрес ахырында Татарстан халыклары мәдәниятие күпкырлы, кызыклы, мавыктыргыч дигән нәтиҗә ясадылар.Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре, барлыгы 25 кеше катнашты.