2019 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” хезмәткәрләре үз ветераннарын Өлкәннәр көненә багышланган чәй өстәле артына чакырдылар. Бу очрашуда ветераннарны җылы котлаулар каршы алды, медицина училищесы студентлары музыкаль номерлар күрсәттеләр, алар арасында дәртле биюләр, күңелле җырлар һәм шигырьләр булды.
Мондый очрашулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Аларда ветераннар соңгы яңалыклар белән алмаша, үткәнне искә төшерә һәм үзәкнең бүгенге эше турында белә ала.