"Юбиляр" КЦСОН Кукмара

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

5 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында яшәүче, 2016 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы,  ялгыз торучы,  Әминә Котдус кызы Гомәрова  үзенең  80 яшен каршылады.

Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Дамира Радик кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлек җитэкчесе Алсу Рашит кызы,Әминә Котдус кызына  өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Илһамия Гаптрахман  кызы  кайнар котладылар. Әминә Котдус  кызы  кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, үзәк җитәкчелегенә социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк

җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.  Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырылды.

“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Әминә апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International