«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 4 нче гомум белем бирү урта мәктәп укучылары өлкән буын социаль хезмәт алучыларына “Чын күңелдән!” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Үсештә үзенчәлекләре булган баланы тәрбияләүдә һәм укытуда гаилә аерым роль уйный. Ата-аналар - аның беренче тәрбиячеләре, чөнки нәкъ менә алардан бала әйләнә-тирә, дөнья турында беренче күзаллаулар, төрле осталыкка һәм күнекмәләргә өйрәнә. Методик киңәшләр ата-аналарга баласын яхшырак аңларга, аның белән аралашуны төзергә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тулырак җайлашырга ярдәм итәргә булышачак. Шушы максаттан 9 нчы октябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар җыелышы узды, анда 22 ата-ана катнашты.
ЮХИДИның пропаганда бүлеге өлкән инспекторы капитан Заһидуллин Рузил Рим улы һәркемгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында сөйләде, бу проблемага игътибарны юнәлтте. Моны раслап, видеороликлар күрсәтте, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Шулай ук балаларны реабилитацияләү мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды, белгечләр киңәшләре тәкъдим ителде.
Ункөнлек кысаларында, өлкәннәр көне уңаеннан, Ютазы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Гармония" һәм социаль яклау бүлеге өлкәннәр өчен интернат-йортта булдылар.
Гади елмаюдан дөнья якты кебек тоела, тормыш матурая, ә күңелдә күңеллерәк була. Тик бәхет рецепты булган елмаю турында кешеләр нишләптер сирәк искә алалар. Беренче октябрь җомгасында гадәти булмаган бәйрәм – елмаюлар көне билгеләп үтелә. Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм белгеч Әлфия Юнысова волонтер балалар белән берлектә «Тормыш буенча елмаю белән!» акция үткәрделәр. Максат: балаларны гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру; игелеклелек тәрбияләү, гади һәм гадәти матурлыкны күрә белү, тирә-юньдәгеләргә җылылык һәм игелек бүләк итә белү күнекмәсенә өйрәтү. Акциядә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 4 волонтер һәм 15 бала катнашты.
Бала табу чып-чынлап үзенчәлекле вакыйга, аңа әзерләнергә кирәк. Оптимистик кәеф һәм үз мөмкинлекләреңә ышану бала табуда гаять зур роль уйный. «Демография» милли проекты кысаларында эшләп килүче «Аист көтәбез» клубында социаль эш буенча белгеч Анастасия Ильина “Бала табуга беренче әзерлек. Бала тапканчыга кадәр һәм бала тапканнан соң диета” дигән темага чираттагы дәрес үтте. Максат: организмның баланың туу вакыты җитү турында булган алдан хәбәрләре һәм периодлары турында, бала табуга кадәр һәм аннан соң дөрес туклану нормаларын үтәү турында мәгълүмат бирү.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм директор урынбасары өлкәннәр көне кысаларында төрле ведомстволар: социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм ветераннар советы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итүдә катнаштылар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.
Өлкәннәр көне кысаларында Яшел Үзән шәһәре 1 нче лицееның 1 Б сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә аз тәэмин ителгән, ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек җыелмалары җыйдылар. Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре тарафыннан хәйрия азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Һәр азык-төлек җыелмасы иң кирәкле әйберләрдән торды.
1 октябрь 2019 ел Актаныш картлар йортында Киров мәктәп укучылары бәйрәм концерты программасы белэн киләчәк.