7 һәм 9 октябрь көннәрендә Зәй муниципаль районында «Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шәһәр мәчете вәкилләре белән берлектә, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча социаль-икътисадый үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән пилот проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хәйрия акциясе оештырдылар.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә зур тормыш тәҗрибәсе, игелек һәм зирәклеге өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә.
Өлкәннәр декадасы тәмамлана, әмма «өченче буын»кешеләргә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт бетәргә тиеш түгел.
Балаларның сәламәтлеге аларның әти-әниләре кулында! Салкын тию авыруларыннан һәм алар белән бәйле өзлегүләрдән качу өчен эпидемия башланганчы ук профилактик чаралар турында уйланырга кирәк. Шушы максатта Түбән Кама «Веста» үзәгенең «Әни+бәби" клубына “Балалар өчен сәламәтлек үзәге” мөдире табиб-педиатр Диләрә Вәлиева чакырылды.
2019 елның 9 октябрендә «Татар Томбарлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә тэрбия һәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә, Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 1 нче участокның балигъ булмаган балалары өчен әкият терапиясе технологиясен кулланып, «Әкиятләр күп нәрсәгә өйрәтәләр...»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде
Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Буа районы ветераннар советы рәисе һәм «Гөлҗамал» ансамбле кунакка килделәр
2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы "Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре "Урманны сакла"бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең үзәк урамында һәм үзәк бинасы янындагы территориядә 500дән артык агач һәм куак үсентесе утыртылды.
2019 елның 9 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Кеше тәненең өлешләре ” дигән темага видео дәрес үтте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” социаль хезмәткәрләре «Өйгә килгән игелек” социаль технологиясе кысаларында “Чиста ишегалды” һәм “Чисталык - сәламәтлек нигезе” акциясе үткәрделәр.
Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында Теләнче -Тамак авыл китапханәсе китапханәчеләре Өлкәннәр көненә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар.
Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенә, озын гомерлелек серләренә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш позициясе серләренә багышланган китаплар һәм журналлар, шулай ук пенсионерлар тормышының мөһим мәсьәләләрен яктыртучы материаллар тәкъдим ителгән. Китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләренә дә, алар турында кайгыртучыларга да кызыклы булды.