«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “ Кеше тәненең өлешләре” дигән темага видео дәрес үтте

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

2019 елның  9 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Кеше тәненең өлешләре ” дигән темага видео дәрес үтте.

Дәреснең  максаты кеше тәненең төп өлешен тормышта таба һәм атый белүне, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга өйрәтә белүне маскат итте.

Дәрес уен белән һәм табышмаклар чишүдән башланып китте. Балалар кеше тәнендә бик күп һәм кирәкле булган әгъзалар турында бик кызыклы мәгълуматләр белделәр. Тән өлешләре турында мультфильм карап, үткән дәресне ныгыттылар. Дәрестә 18 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International