Буа шәһәренең ветераннар советы һәм «Гөлҗамал» ансамбле Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа район ветераннар советы бәйрәм чарасын оештырды. 

Концертта «Гөлҗамал» ветераннар коллективы һәм Буа шагыйрәсе, язучы Гөлнур Айзетуллова катнашты. Артистлар баянга кушылып җырладылар, яшәүчеләребез белән биеделәр, ә шагыйрә Гөлнур Айзетуллова өлкәннәр көненә багышланган матур шигырьләр сөйләде һәм үз китабын интернат китапханәсенә бүләк итте. Концерт бик җылы һәм күңелле булды.

Мондый чараларның максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлекләренә игътибар итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International