Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында Теләнче -Тамак авыл китапханәсе китапханәчеләре Өлкәннәр көненә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырдылар.
Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенә, озын гомерлелек серләренә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш позициясе серләренә багышланган китаплар һәм журналлар, шулай ук пенсионерлар тормышының мөһим мәсьәләләрен яктыртучы материаллар тәкъдим ителгән. Китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләренә дә, алар турында кайгыртучыларга да кызыклы булды.