Күнел җылысын бүләк ит

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә зур тормыш тәҗрибәсе, игелек һәм зирәклеге өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә.

Шушы истәлекле көн уңаеннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе үткәрделәр. Балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, шигырьләр укыдылар. Алар исә балаларга яхшы теләкләр теләделәр, укуларында уңышлар теләделәр. Бу очрашу барысына да зур шатлык китерде.

Очрашу ахырында балалар барлык өлкәннәргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International