ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Селенгуш авылында «Бергә өйрәнәбез» программасы кысаларында социаль эш буенча белгеч Крайнова Марина һәм педагог Красавина Татьяна тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар белән иҗади дәрес уздырылды.

 

2019 елның 8 октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бару оештырылды. Музей белгечләре Бөек Ватан сугышында булган тарихи вакыйгалар турында кызыклы экскурсия уздырдылар, шулай ук катнашучыларны татар халкының иҗаты һәм көнкүреше белән таныштырдылар.

Өлкән буыны декадасы кысаларында «Асылташ» приютының «Талисман» волонтерлар отряды педагог-психолог Нуриева Светлана Сергеевна һәм социаль эш буенча белгеч Васильева Алинә Витальевна җитәкчелегендә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар.

Татарстан һәм күрше Башкортстан иҗтимагый палаталары делегатлары социаль хезмәтләр күрсәтү процессында үзәкнең эше белән таныштылар. 

9 нчы октябрь көнне "Өмет яры" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Максимум" мәктәп үзидарәсе советы һәм 1 нче урта мәктәпнең тискәре күренешләрне кисәтү отряды катнашучылары белән берлектә "Саулык" социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәрне котлады.

Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "ЭкоВесна-2019" республика конкурсында "Иң яхшы предприятие" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  шәфкать туташы Екатерина Мунина “Су эчү тәртибе!” дигән темага лекция уздырды.

     1 октябрьдә игелекле һәм матур бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен бәйрәм итү буенча киң күләмле чара оештырдылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, волонтерлар, шәһәр китапханәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм 4 нче ТОС хезмәткәрләре белән берлектә хезмәт күрсәтүчеләр өчен бәйрәм чаралары оештырылды. Актив өлкәннәр өчен учреждениедә мәдәни программа оештырылган иде, анда чәй табыны артында алар яраткан җырлар, дәртле такмаклар җырладылар, мәзәкләр яңгырады, шау-гөр килеп көлделәр. Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларга күңел ачу программалары белән өйләренә бардылар.

8 октябрь көнне «Хыял» социаль приютында рус шагыйрәсе  туган көненә багышланган «Марина Цветаеваның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби кичә узды. 

2019 елның 8 октябрендә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында өлкән яшьтәге гражданнар өчен татар телендә финанс грамоталылыгы буенча укулар узды. Лекторлар: Шәвәлиева Чулпан Мансур кызы-КФУ доценты, Дувалова Эльвира Петровна - КФУ укытучысы, Галимуллина Гөлнара Вагыйзовна - Казан финанс грамоталылыгы буенча методик үзәге методисты, Фазлыева Елена Павловна - КФУ укытучысы .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International