Яхшылыклар кылыйк!

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

7 һәм 9 октябрь көннәрендә Зәй муниципаль районында «Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шәһәр мәчете вәкилләре белән берлектә, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча социаль-икътисадый үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән пилот проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хәйрия акциясе оештырдылар.

Социаль ярдәм күрсәтүгә Зәй политехник көллиятендә белем алучы «Profistail» волонтерлык отрядының активистлары да җәлеп ителде.

Әлеге чара мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә, көндәлек азык-төлек әзерләү өчен азык-төлек запасларын тулыландыру максатыннан, оештырылды.

Әмма аның төп максаты – тормышта авыр хәлдә калучыларга янәшәдәгеләрнең ярдәмгә әзер икәннәрен искәртү. Мондый акция игелеклелек идеясен,  ярдәмләшү хисен тарата, кешеләрне уңай эшләргә этәрә.

Гаиләләр күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге акцияне оештыручыларга җылы сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International