Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы дәвамында 8 октябрьдә туган якны өйрәнү музее волонтерлары белән очрашу булып узды. Хезмәткәрләр өлкәннәр белән курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шул ук көнне интернат-йорт «Маска» театр «артистлар»ын кабул итте. Балалар «Курочка Ряба на новый лад» спектаклен күрсәттеләр. Ә «Киносеть» «Старики-разбойники» фильмын күрсәтте.
9 октябрьдә социаль хезмәт алучыларны район мәдәният йортында бәйрәм концерты һәм чәй өстәле артына чакырдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр барлык иҗат коллективларына котлаулары, безне сөендергән искиткеч концертлары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.