Көй - ул музыка, ул безне бөтен җирдә чорнап тора. Музыка коммуникатив һәм иҗади сәләтләрне үстерә, балаларда танып-белү кызыксынуны тәрбияли, уңай һәм эмоциональ фикер уята. Бүген Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-танып белү программасы кысаларында «музыкаль викторина»дигән чара узды. Чараны тәрбияче Полуэктова Л.В һәм музыка җитәкчесе Мусина Н.Н. үткәрде.
Малайлар һәм кызлар музыка дөньясына чумдылар, «Көйне тап», «Музыка белгече»дигән музыкаль викторинада көч сынаштылар. Балалар бик теләп таныган җырларны җырладылар, рәсем буенча җырны таныдылар, музыкаль уен коралларының яңгырашын таптылар һәм музыка уен кораллары төшкән рәсемнәрне җыйдылар. Күңелле, дәртле биюләр биеделәр. Ә соңыннан «Концерт» сериясеннән «Лунтик " мультфильмын карадылар.