«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Безнең көч берлектә” дигән танып – белү әңгәмәсе үтте

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның  15 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларның белемен киңәйтү, аларда төрле милләт кешеләрен хөрмәтләү максаты белән “Безнең көч берлектә”  дигән танып – белү әңгәмәсе үтте.

Әңгәмәдә 20 бала катнашты. Г.Тукайның шигырьләрен тыңлап үттеләр, төрле милләт кешеләре турында сөйләштеләр, милли костюмнар сурәтләрен карадылар, гореф- гадәтләр турында сөйләштеләр.

Әңгәмәнең ахырында “Бергәләп без булдырабыз” дигән коллаж ясадылар. Иң мөһиме, һәр өйдә тынычлык булырга тиеш дип нәтиҗә ясадылар.

Шулай итеп, шушындый  шөгыльләнүләр балаларның белемнәрен киңәйтәләр, күмәклелек һәм патриотизм тәрбиялиләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International