Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучыларның "Ветераннар хоры" коллективы белән иҗади очрашуы.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

"Забота"  үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында "Ветераннар хоры"  коллективы белән иҗади очрашу узды. Хорда катнашучылар көч һәм энергия белән тулы, чөнки "Ветераннар күңелләре белән картаймый!"

Әлеге хор Мамадыш районында гына түгел, ә аннан читтә дә билгеле. Коллектив 20 кешедән тора, аларның чыгышы эмоциональ булуы, күңеллелеге, талантлы башкаруы белән аерылып тора. Хорның җитәкчесе-Гөлназ Гыйниятова, ул чыгыш ясау осталыгын тагын да арттырырга тырыша. Әлеге очрашуның максаты - кешеләргә шатлык бүләк итү, яңа энергия туплау, сәнгатькә кызыксынган кешеләрне җәлеп итү.Коллектив репертуарында мәхәббәт, Ватан, сугыш еллары җырлары, халык җырлары. Социаль хезмәт алучылар аларның иҗатын лаеклы бәяләделәр, бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Шәһәребездә мондый уникаль коллектив булуы белән без горурланабыз. Чын күңелдән аларга озын гомер, сәламәтлек, оптимизм һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International