«Яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру» дигән социаль технология кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль эш буенча белгеч Гөлнара Гыйззәтуллина 13 балигъ булмаган бала арасында «Яшерелгән хәбәрләр» дигән төркемле дәрес үткәргән. Максат: яшүсмерләрдә төрле медиаресурсларда тәкъдим ителгән мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләү сәләтен формалаштыру.
Дәрес башында белгеч балаларга «Медиаресурслар» һәм «Реклама» төшенчәләрен җиткерде. Аннары рекламаны, аның төрләрен, коммерция рекламасы, социаль реклама, сәяси реклама булуы турында мәгълүмат бирде. "Яшерелгән хәбәрләр» күнегүен башкару барышында төркемнең һәр катнашучысы үз карточкасын алды, анда танылган әкият буенча төшерелгән фильмның рекламасы язылган. Мәсәлән, ул тантаналы балга кия торган матур күлмәк, яңа туфлиләр турында хыялланган, ә аңа өлкән апаларыннан калган киемнәр генә эләккән. Ул әкияти принц белән вальс биергә хыяллана, ә аны иске себерке белән биергә мәҗбүр итәләр. Тик бервакыт аның тормышы тамырдан үзгәрә! Әлеге могҗизаны бу елның кышында илнең барлык кинотеатрларында да карап булачак! ("Көлбикә"). Һәр катнашучының бурычы 5 минут эчендә үзенә тәкъдим ителгән фильмның нинди әкият буенча төшерелгәнен аңлау иде. Үз идеяләрен барысы да киләсе этап күнегүләрен үткәнчегә кадәр сер итеп тотарга тиеш иде. Икенче этапта барлык катнашучылар да чират буенча үз карточкаларыннан текст укыдылар, ә башка балалар сорауларга җавап бирделәр: Сезгә укылган реклама хәбәре ошыймы? Сез барыр идегезме бу фильмга? Бу фильм нинди әкият буенча төшерелгән? Соңыннан белгеч балаларга "Яшеренгән хәбәр" төзеп карарга тәкъдим итте. Биремне барысы да үти алмады. Алар фикеренчә, бу бер дә җиңел булмады.
Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы узды. Балалар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.