Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында сәламәтлек атналыгы кысаларында “Табибта кабул итүдә” сюжетлы- рольле уеннар.

2019 елның 15 октябре, сишәмбе
2019 елның 15нче октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. балалар белән сәламәтлек атналыгы кысаларында “Табибта кабул итүдә” сюжетлы- рольле уеннар оештырды. Максат: - Балаларны табиб эшчәнлеге белән таныштыру; - Уен сюжеты аша иҗадилыкны формалаштыру; - сюжет, рольле уен күнекмәләрен үстерү; - Табиб һөнәренә, шәфкать туташларына хөрмәт тәрбияләү. Уен-ул әйләнә-тирә дөньяны танып белү юлы. Балалар үсешенә уеннарның барлык төрләреннән бигерәк тә сюжетлы-рольле уеннар уңай йогынты ясый. Уеннар балаларны якынайтуга, балалар коллективын формалаштыруга ярдәм итә. “Табибта кабул итүдә” дигән сюжетлы-рольле уеннар барышында балалар табиб һәм пациент гамәлләрен башкардылар. “Табиб” “пациент”ларны чират буенча кабул итте, аларны игътибар белән тыңлады, дәвалау һәм процедураларны билгеләде, белешмәләр бирде. Балалар бик актив һәм эмоциональ күтәренке рухта булдылар. Балаларда уйнарга теләк уяту өчен тәрбияче түбәндәге алымнарны кулланды: уенда тәрбияченең турыдан-туры катнашуы, балаларга тиешле хезмәт гамәлләрен үтәүдә ирек кую. “Табибта кабул итүдә” сюжетлы-рольле уеннар балаларга табиблардан куркырга кирәкми икәнлеген расладылар, чөнки алар белән прививкалар һәм уколлар гына түгел, бердәнбер тиз терелү мөмкинлеге дә бәйле бит.Уен бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Балалар канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International