"Тургай" приютында "Йортжанлылык" программасын тормышка ашыру буенча "Гаилә һәм йорт хуҗалыгы икътисады"дигән эшлекле уен үткәрелде. Чара ярыш характерында узды. Барлык катнашучылар да шартлы рәвештә 2 гаиләгә бүленде. Алар өй хуҗалыгын алып баруда шөгыльләнделәр, кайбер исәп-хисаплар ясадылар, икътисад буенча мәсьәләләрне хәл иттеләр һәм йорт бюджеты таблицаларын тутырдылар, гаилә бюджетын ничек янга калдырырга мөмкин булуын сайладылар.