Тукай картлар hәм инвалидлар интернат-йортында мошенникларлар корбаны булмау турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Өлкән кешеләр, шулай ук инвалидлар еш мошенникларның корбаны була. Бу очраклы түгел, чөнки өлкән яшьтәге гражданнар тиз һәм җиңел кешеләргә ышаналар.

Экспертлар бәяләвенчә, мошенниклардан зыян күрүчеләр арасында өлкәннәр өлеше 80% тәшкил итә. Милек белән идарә итү максатыннан, җинаятьчеләр күп кенә схемалар кулланалар: пенсионерларга «бушлык» лар, бөтен авыруларны дәвалаучы аппаратлар сата, төрле «конкурслар» һәм «лотерея» ларда катнашырга тәкъдим итә, бәлагә тарыган туганнарына ярдәм итү өчен акча таләп итә һәм башкалар.

16.10.2019 елда юрисконсульт Сәлимова Г.С. үткәргән әңгәмә өлкән яшьтәге һәм инвалидларның шундый ышанычлы булмавына, мошенниклардан саклануына юнәлдерелгән иде. Зур чыгымнарга бәйле теләсә нинди карар кабул иткәнче, якыннарыгыз белән киңәшләшегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International