Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат йортында булып Зәй шәһәреннән Рахманова Җәннатасма Рахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова “Квиллинг” техникасын кулланып, көзге агач ясау буенча мастер-класс үткәрде.
17 октябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Листопада алтын карусель» көзге марафоны кысаларында бик күңелле һәм тәмле «Күңелле бутерброд» конкурсы узды
Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова рус армиясенең Лейпциг астындагы сугышларда Наполеон гаскәрләрен җиңүенә багышланган чара үткәрде.
Тәрбияче Ольга Никитина «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Чәй пешерергә өйрәнәбез» дигән гамәли дәрес үткәрде. Максаты: балаларны чәйнең барлыкка килү тарихы, аның шифалы һәм зарарлы үзенчәлекләре белән таныштыру, файдалы көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү, мөстәкыйльлек, милли мәдәнияткә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Беркем өчен дә сер түгел, физик активлык һәм күңел ачу хәрәкәттә, бигрәк тә саф һавада, баш мие үсешен активлаштыра һәм иммунитетны ныгыта.
«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү юнәлешләренең берсе - хезмәт күнекмәләрен үстерү.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» чарасы 2019 елның ноябрендә «Василек» балалар бакчасында узачак. «Гнездышко» приютының кече төркеме балалары да әлеге чарада катнашачак.
В ГКУ «Верхне-Отарский детский дом-интернат для умственно отсталых детей» в отделении “Милосердия” по инициативе воспитателя Галимзяновой Ф.Н. с 14 октября по 18 октября прошла неделя здоровья.
.jpg)
2019 елның 14-18 октябрендә Әтнә муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар белән хокук бозуларны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалауга багышланган очрашулар оештырылды. Чарада балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Мөхәмәтҗанова И. И., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Баһаутдинова Н.Н., "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Мөхәмәтҗанова А. А., район мәгариф бүлеге психологы Фазылҗанова Л. Р. катнаштылар. Очрашу барышында күчмә комиссиянең һәр әгъзасы укучыларны Җинаять кодексының маддәләре һәм хокук бозу очрагында кисәтү чаралары белән таныштырды.