“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көзге агач ясау буенча мастер-класс

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт  буенча  белгеч Зәмфирә Суфьянова “Квиллинг” техникасын кулланып, көзге агач ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны кәгазь филиграны белән таныштыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм үз-үзләрен  күрсәтүдә ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Хезмәт  буенча  белгеч катнашучыларны кәгазь филиграны - квиллинг тарихы белән таныштырды,  төрле фигураларга беркетелгән озын һәм тар кәгазь кисәкләреннән яссы һәм күләмле композицияләр ясау сәнгате турында сөйләде.

Эшләнмә үрнәген күрсәтеп, белгеч эш өчен кирәкле кәгазь эшләнмәләрен әзерләүнең эзлеклелеген һәм кәгазь кисәкләрен бөгү ысулларын тирәнтен аңлатты һәм ясап күрсәтте.

Иҗади эшчәнлек барышында катнашучылар җылы атмосферада үз куллары белән ачык, төрле төстәге кәгазь тәгәрмәчләр ясау белән мавыктылар.

Бөтерелгән тасмалардан уртак композиция булдырдылар һәм  аны “Көзге агач” дип атадылар.

Чара ахырында,  социаль хезмәт алучылар, коллектив белән эшләү  аларның кәефләрен һәм хисләрен яхшыртуы турында белдерделәр.

Чарада  9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International