Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова рус армиясенең Лейпциг астындагы сугышларда Наполеон гаскәрләрен җиңүенә багышланган чара үткәрде.
Укучылар 1813 елда Лейпциг шәһәре янында «Халыклар көрәше»исеме астында бөтен дөньяга билгеле булган, дөнья тарихында иң зур көрәшләрнең берсе булып узганын белделәр. Анда барлык Европа илләренең дә диярлек армия гаскәрләре катнашкан. Тәрбияче рус халкының француз армиясе белән батырларча көрәшүе турында сөйләде. Алар Лейпциг диварлары астындагы "Халыклар көрәше" Наполеонны тар-мар итү белән тәмамлануын белделәр.
Балалар 1813 елның 18 октябрендә булган вакыйгалар турында презентация карадылар һәм бу датага бәйле вакыйгаларның төрле сәнгать әсәрләрендә чагылыш табуын белделәр. 1913 елда Халыклар көрәшенең 100 еллык юбилеена һәйкәл ачыла, Германиядә тәңкә ишегалдында Халыклар сугышының 100 еллыгына багышланган 3 маркалы истәлекле тәңкә чыгарыла. Халыклар көрәше турында немец шагыйрьләре шигырьләр яза һәм «Оркестр өчен музыкаль картина» языла. Шулай ук сугыш эпизодлары 19 гасыр картиналарында һәм гравюраларында да чагылдырылган.
Тәрбияче билгеләп үткәнчә, конкрет тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр үрнәгендә балаларда Россиягә һәм аның геройларына хөрмәт, горурлык һәм мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.