Тәрбияче Ольга Никитина «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Чәй пешерергә өйрәнәбез» дигән гамәли дәрес үткәрде. Максаты: балаларны чәйнең барлыкка килү тарихы, аның шифалы һәм зарарлы үзенчәлекләре белән таныштыру, файдалы көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү, мөстәкыйльлек, милли мәдәнияткә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Балаларга чәй турында табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр тәкъдим ителде. Алар бик теләп җавап бирделәр. Чәй җыючы кешеләрнең хезмәте турында әңгәмә кордылар, "Титестер - чәй дегустаторы" һөнәре белән таныштылар. Дәрес кызыклы, файдалы һәм өйдәгечә җылы булды.